Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Корбан гаете мөбарәк вә котлы булсын!

Бүген таң беленү белән республикабыз мөселманнары мәчетләргә Корбан гаете намазын укырга ашыктылар.


Ал мәчеткә җыелган җәмәгать арасында мәхәллә халкы, татар зыялылары, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре бар иде.


Мәчеткә җыелган җәмәгатне Ильяс хәзрәт сәләмләде, аларга хаҗилар, башка төбәкләрдә имамчылык итүче мәдрәсә шәкертләре саләмнәрен җиткерде. Ул ил-көнгә тынычлык, барча мөселманнарга саулык-саләмәтлек, иман ныклыгы теләде.


Олы остазыбыз Рәхимулла хәзрәт һәм мәдрәсә шәкертләре тарафыннан Коръән аятьләре укылды. Аннан соң мәчет имамы Хәйдәр хәзрәт бәйрәм вәгазендә Корбан бәйрәменең мәгънәсен, Ислам дине кушканнарны аңлатып нәсихәтләрен җиткерде.


DSC_0282.jpg


Бәйрәм вәгазен тыңлагач мөселманнар бәйрәм намазын укыдылар, Раббыбызны зурлап тәкъбир әйттеләр, дога кылдылар.


Намаздан соң мәдрәсә идарәсе мөселманнарны бәйрәм чәенә чыкырды. Табын узгач мөселманнарны олуг эш - корбан чалу көтә иде.


Быел да мәдрәсәгә корбан ите китерүчеләр бик күп булды. Чалган корбаннарыгыз кабул булсын, бәйрәмнәребез мөбарәк булсын мөселман кардәшләр!