Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә Илһам ага Шакиров рухына багышланган Корбан ашы үтте

 “Җыен” фонды Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсә белән берлектә Илһам ага Шакиров рухына багышланган Корбан ашы уздырды. Халкыбызның олы затын хөрмәт итеп искә төшерергә килгән затлар арасында “Җыен” фонды башкарма мөдире Фуат Рафиков, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев, Ильяс хәзрәт Җиһаншин, язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, танылган язучы Рабит Батулла, РСФСРның халык артисты Әзһәр Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Илһам аганы актыккы көненә кадәр тәрбияләп караган Илһам Хаҗиев, филолог-галим Рамил Исламов һәм башка күренекле шәхесләр бар иде.

eacc4a41-433b-4935-b834-6823e771e9a7.jpg

 

Мәҗлескә килгән кунаклар башта Яңа Татар бистәсе зиратны - Илһам абый Шакиров каберенә юл тоттылар, анда Коръән укып дога кылдылар. Бу зиратта жирләнгән башка милләтебез каһарманнары рухына да дога укылды. Аннан соң мәртәбәле кунакларны Ильяс хәзрәт мәдрәсә белән таныштырды. Ул аларга Ал мәчет тарихы, мәдрәсә эшчәнлеге турында сөйләде, библиотека, спорт мәйданчыгы, умарталык һәм музей белән таныштырды. 

 0a34456d-4f3b-4374-8fe2-eb534016b0ce.jpg

Мәҗлес өйлә намазы уку белән башланды. Аннан табын артында мәдрәсә остазы Хәйдәр хәзрәт Койрыков вәгазь сөйләде, Коръән укыды. Корбан ашы чыккач мәҗлестә катнашучылар тәкбир әйттеләр.

 

Мәҗлестә зыялылар милләт сандугачыбызның истәлек-ядкарьләрен, мирасын халыкка җиткерү турында сөйләштеләр.   Ашта "Җыен" татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды Илһам Шакировның тууына 85 еллыкка багышланган китап чыгарыру эше башлану турында игълан итте. Фуат Рафиков шулай ук күп еллар үткәрелеп килгән “Илһам сәйрәне” дигән җыенны да даими чарага әйләндерергә чакырды. Аның тәкъдимен барлык катнашучылар да хуплады.

 DSC_0342.jpg

Рабит ага Батулла Илһам Шакиров турында истәлекләрендә аның авыр балачагы турында, “халык дошманы” улы дип ярлык тагылып кыерсытылса да кешелеклеген, моңын, самими күңелен саклап калып олы шәхес булып җитлеккәнлеге турында бәян итте. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев Илһам Шакировны халкыбызның үзаңын уятучы олы шәхес диеп атады. Ул аның кешелеклеле, игтибарлылыгы барабызга да үрнәк диеп белдерде. 

 

“Бүген без иң зур талантлы кешене хөрмәтләп искә алыр өчен оештырылган мәҗлескә җыелдык. Иң зур рәхмәтем шушы мәҗлесне үткәрә, күтәрә белгән кешеләргә. Иң зур шатлык милләтнең асылларын хөрмәт итү белү ул!”-дип, күренекле татар артисты, хаҗи Әзһәр абый Шакиров корбан ашында катнашучы һәркемнең уртак фикерен җиткерде. 

 

Данил Салихов Илһам аганың рухы безне берләштереп торырга тиеш, аңа тиң булыйк диеп өндәде.

 

Ильяс хәзрәт: “Илһам ага Шакировның кешелеклелеге, игътибарлылыгы, ихласлыгы барабызга да үрнәк булып тора иде. Дистәдән ел артык безнең мәдрәсә белән тыгыз элемтәдә торды. Ул мәдрәсәдә уза торган төрле чараларда, ифтар ашларында бик теләп катнаша, татар халкының тарихын, мәдәниятен тирән итеп белүе белән безне таң калдыра иде. Ул үзе дә күп кенә Коръән сүрәләрен яттан белә, имамнар артыннан укып бара иде. 2014 елда ифтарда җыелган халык алдында чыгыш ясап ул: «Татар халкын үлемнән Ислам дине белән, җыр-моң саклап калды» дигән иде. 2018 елның ахырында Илһам ага Шакиров үзендә сакланган борыңгы дини китапларны мәдрәсәгә тапшырды. Мәдрәсә әһелләре һәрдаим аны догадан калдырмадылар. Вафаты хәбәрен ишеткәч тә догада булдылар», - диеп хәтирәләр белән уртаклашты. 

 DSC_0333.jpg

Быелгысы елның 16 гыйнварында бөек җырчы Илһам абый Шакировны безнең арабыздан бакыйлыкка алып китте. Бер кеше дә мәңгелек түгел: кемнедер үлүгә онытабыз,кемнәрнеңдер исеме еллар, гасырлар буена халык теленнән төшми. Илһам абый да үзе бер моң булып яшәде. Әтисез үскән балачагында сабыйны күңел түрендәге моң ачлыктан алып кала.Тамак туйдырыр өчен абыйсы белән бергәләп чабата үргән чакта шул моң аның беләкләренз көч өсти. Ул моң Илһам абыйга ерак офыкларга карап хыялланырга да ярдәм иткән.

 

Татар җырына гашыйк җан консерваторияне тәмамлый. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли. Илһам абый юлдашы иткән моң аны урындагы кешеләр белән бер өстәл артына утырта, ерак сәфәрләргә алып чыга, Мәскәүдә Бөтенроссия “Алтын Аполлон” премиясен ала. Ерак гасырлардан килгән моң артистның күңел яраларын бәйли, аны дәрәҗәле, халкыбызның яраткан җырчысы итә.
Илһам абый искиткеч зирәк фикерле кеше иде. Бик күп милләттәшләребезнең хәтерендә Илһам абый үзе дә мәңге тынмас моң булып яшәр. Мәҗлестә әйтелгән барлык җылы сүзләр, укылган сурәләр, матур истәлекләр рухыңа дога булып барсын, Илһам абый!

 

Мәдрәсәнең һәм «Җыен» фондының хезмәттәшлеге дин әһелләре һәм милләтебез зыялылары арасында туган тыгыз мөгалләмәләр урнаштырылуына матур мисал ул. Узган гасырның 80 нче еллары ахырында ук оешкан «Җыен» фонды татар телен, татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерүне, татарларны киңрәк танытуны максат итеп оештырыла. Фондның идарә рәисе вазифаларын озак еллар данлыклы галимебез Миркасыйм Госманов җитәкләде. Бүгенге көндә әлеге вазыйфаны ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев алып бара. 

 DSC_0369.jpg

Республикабызда «Җыен» фонды һәр ел саен ике гает бәйрәмендә дә зыялыларыбызны, күренекле дин әһелләрен, чит илләрдәге татар диаспорасыннан да вәкилләр чакыртып бәйрәм мәҗлесләре үткәрүне гадәткә кертте. Бәйрәм чаралары бик яхшы әзерлек белән, бай, тирән эчтәлекле чыгыш ясаучылар катнашында уза. Фонд чыгарган тарихи китапларыбыз мәдрәсә китапханәсе киштәләрендә лаеклы урын алып тора. Татар зыялылары мәдрәсә уздырган чараларда һәрвакыт катнашып, шәкертләр һәм мөгаллимнәр белән аралашып тора.