Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсә командасы VIII Мөселман яшьләре спартакиадасында катнашты
Рабигыль-әүвәл аеның 15-нче көнендә, Казанда VIII Мөселман яшьләре спартакиадасына йомгак ясалды. Ел саен уздырыла торган әлеге ярышларда безнең мәдрәсә командасы да катнашты.Спартакиада 9-12 ноябрь көннәрендә шәһәрнең мөселман мәхәлләләре һәм уку йортларының 15-25 яшьлек вәкилләре арасында уздырылды. Ярышларда барлыгы 20-гә якын команда катнашты, алар мини-футбол, волейбол, өстәл теннисы һәм җиңел атлетика (йөгерү һәм озынлыкка сикерү) буенча көч сынашты.
Һәр спорт төрендә җиңгән һәм призлы урын яулаган командаларга Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты медальләре, дипломнары, китаплар, шулай ук ТР мөсеманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитетыннан татлы бүләкләр тапшырылды.