Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре данлыклы дирижёрны котлады

Фуад абый чыгышы белән Тәтеш ягыннан. Ул һәрвакыт иҗади гамәлдә, туган якларын да онытмый. Мәдрәсә әһелләре оештыра торган “Әтрәч укулары”нда да катнаша. Аны тирән ихтирам итеп, олы тормыш бәйрәме белән котларга мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт, мәдрәсәнең иң танылган хәйриячеләренең берсе Фәрит хаҗи һәм “Тәтеш якташлыгы” җәмгыяте рәисе, безнең мәдрәсә шәкерте Харис хаҗи барды.

7648.jpg

Илле ел дәвамында Камал театры оркестрын җитәкләгән дирижерның 75 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе бер тын алган кебек узды. Фуат Әбүбәкеров "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде. Фуат Әбүбәкеровны һәм ул җитәкләгән оркестрны Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерергә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова котлады. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин ТР Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның котлауларын тапшырды. ТР Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән оркестр музыкантлары бүләкләнде.

"Татар-информ" МА фотосы