Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Ильяс хәзрәт күренекле җәмәгать эшлеклесе Шәүкәт хаҗины юбилее белән котлады
Сембер милли җәмәгатьчелеге һәм дин әһелләре күренекле затның 80 еллыгына зур игътибар күрсәтте. Тантана алдыннан Шәүкәт хаҗига өлкә губергнаторының мактау грамотасы тапшырылды. Өлкәнең эшмәкәрлекне һәм сәнәгатне үстерү корпорациясе җитәкчесе Руслан әфәнде Гайнетдинов аның исемен яңа төзелгән “Болгар заставасы” тарихи ял урынына бирелүе турында игълан итте.Күренекле милләтпәрвар Шәүкәт хаҗи Богдановны 80 яшьлеге белән котлап Ильяс хәзрәт аны рухи остазыбыз диеп атады, 30 ел элек милләтебез, динебез файдасына бергә кылган гамәлләрне җылы итеп искә төшерде. Шулай ук ул юбилярга Татарстан Диния Нәзарәте рәхмәт хатын, мәдрәсә идарәсенең тәбрикнамәсен, Фәрит хаҗи Мифтаховның бүләкләрен тапшырды.
Шәүкәт абый Богданов милли хәрәкәтнең күтәрелешенә, җанланып китүенә хәлиткеч роль уйнаган шәхесләрнең берсе. Бу тырышлыкларда аның Өлкә шурасы депутаты булып сайлануы да зур ярдәм итте. Депутатлар арасында да зур абруе аркасында, аның Өлкә шурасы каршында Милли һәм дини мәсьәләләр буенча даими комиссия төзү тырышлыклары тормышка аша алды. Һәм нәкъ үзе үк шушы комиссиянең рәисе булып та сайланды. Бу өр-яңа хакимият органының һәм аның җитәкчесе Шәүкәт Богдановның тырышлыгы нәтиҗәсендә Педагогия училищесында һәм Илья Николаевич Ульянов исемендәге педуниверситетта татар-чуаш төркемнәре ачылды.
Шул ук вакытта ул хаклы рәвештә иң актив милли хәрәкәт әһелләренең берсе дип тә танылды. Бөтен СССР буенча беренче булып аваз салган “Туган тел” оешмасының беренче алымнарыннан ук ул актив катнашты. Берничә ел аның рәисе вазыйфаларын да башкарды.
Моның белән генә канәгатьләнмичә, “Болгар яңарышы” оешмасына нигез салучы да ул. Һәм нәкъ шушы оешма һәм аның алмашсыз җитәкчесе Шәүкәт Богданов тырышлыгы аркасында гына Сембер татарлары гомум горурлыгыбыз - бөек шагыйрь Кол Гали һәйкәлен булдыруга, болгар бабаларыбызның 7-нче гасыргы каберлеге өстендә Хәтер ташы куюга ирештеләр.
Мәдрәсә әһелләре Шәүкәт хаҗига саулык-сәламәтлек, озын гомер һәм фидакарь тырышлыкларында уңышлар теләп кала. Әлхәмдүлилләһ, ул ничәмә еллар инде яшәешнең төп максатын һәм мәгънәсен киләчәк буыннарга тарихыбызны кайтаруда, халкыбызны динебездә ныгытуда күрә.
Ульяновскига сәфәр вакытында Ильяс хәзрәт һәм Зөлфәт хәзрәт шулай ук шәһәр үзәк мәчетенең музее (Рөстәм хәзрәт), Идел аръягы мәхәлләсе (Рафаэль хәзрәт) эше белән таныштылар.